Медицинский совет

 

Сегодня 12 февраля состоялось заседание медицинского совета ЦРБ. В нем приняли участие замминистра здравоохранения Татарстана Виниченко Владислав Валентинович и глава Азнакаевского муниципального района Марсель Зуфарович Шайдуллин. На заседании медицинского совета подвели итоги 2018 года и наметили задачи на 2019 год. Более подробно  данные вопросы в своем докладе раскрыл главный врач ЦРБ Шигапов Ильдар Фираилевич. Особое внимание в текущем году должно быть направлено на  работу по выявлению и предотвращению на ранних стадиях таких заболеваний, как онкология и сердечно-сосудистые заболевания. Коллективу больницы необходимо повышать показатели результативности оказываемых услуг в целом. Владислав Валентинович отметил, что в республиканском рейтинге медики нашего района позицию немного сдали и просил руководство больницы принять все необходимые меры повышения некоторых показателей, должного исполнения «дорожной карты».

Приятной частью мероприятия стало награждение заслуженных работников больницы за многолетний добросовестный труд.

 

 

Бүген район үзәк сырхауханәсенең киңәйтелгән медицина советы утырышы узды. Анда халыкка медицина хезмәте күрсәтүдә җирлегебездә ел дәвамында булган үзгәрешләр, килеп туган проблемалар һәм аларны чишү юллары, алга бурычлар кую хакында җитди сөйләшү барды. Утырышта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Виниченко Владислав Валентинович, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин катнаштылар. Баш табиб Илдар Фираил улы Шиһапов чыгышында һәр тармак эшчәнлегенә анализ биреп, бүгенге көндә барган эшләргә басым ясады. Баш табиб гомуми демографик хәлнең катлаулы булуын әйтте. Соңгы берничә елда демографик хәл торышы аеруча борчылдыра. Владислав Валентинович та чыгышында районда балалар тууның сизелерлек кимүенә басым ясады. Республика рейтингында беренче унлыкта булу өчен район үзәк сырхауханәсендә мөмкинлек-шартларның җитәрлек булуын әйтеп, күрсәткечләрне тагын да күтәрүдә бурычлар билгеләде. Медсовет киңәшмәсенә йомгакны Марсель Зөфәр улы ясады.

Соңыннан күркәм юбилейларын билгеләп узган, нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләр тәбрикләнде.