Баннер
Баннер
История здравоохранения Азнакаевского района

 

 

История здравоохранения Азнакаевского района уходит в далекое прошлое. В 1911 году в селе Сапеево Азнакаевской волости был открыт фельдшерский пункт, который с 1912 г. возглавлял фельдшер Кашафутдинов М. С  1922 г. по 1941 г. Сапеевскую больницу возглавлял единственный  врач Смирнов В.В. (заслуженный врач ТАССР), благодаря которому впервые был развернут в 1935 году стационар на 45 коек.

До 1953 года  в селе Азнакаево работала  врачебная амбулатория. На стационарное лечение жители всего Азнакаевского района направлялись в село Сапеево. Сельское население района обслуживали 9  фельдшерско-акушерских пунктов, 6 трахоматозных пунктов, 5 колхозных родильных домов.

Состояние здравоохранения района резко изменилось с началом развития нефтяной отрасли  в районе. Численность населения села Азнакаево стремительно выросла, был построен целый поселок из щитовых домов. Мощности Азнакаевской  амбулатории, количество и качество оказываемых ею медицинских услуг  не удовлетворяют возросшие потребности населения района.  В связи с этим при помощи нефтяников в 1952-1953 годах были построены больничные корпуса на базе четырех бараков по улице Строителей и Фрунзе (ныне улица Булгар) в селе Азнакаево Татарской АССР.

8 сентября 1953 году была открыта Азнакаевская центральная больница на 45 коек общего профиля с поликлиникой, в которой был организован прием врачей по пяти специальностям, функционировали рентгенкабинет и клиническая лаборатория. Медицинскую помощь оказывали 6 врачей и 15 средних медицинских работников. Возглавлял Азнакаевскую ЦБ в это время главный врач Колчин Г.А. - врач-хирург.

В 1957 году на базе Азнакаевской центральной больницы была организована Азнакаевская центральная районная больница (главный врач- Чуриков А.И.).

1966 -1974 года Азнакаевскую ЦРБ возглавлял Шамсутдинов Х.С., который внес огромный вклад в развитие здравоохранение района, были построены и введены в эксплуатацию здания административно-лечебного корпуса (1967 г.), медико-санитарной части с поликлиникой (1968 г.),детской  больницы (1971г.), Тумутукской участковой больницы  и стоматологической поликлиники (1973 г.). Сапеевская участковая  больница была перепрофилирована в туберкулезный диспансер, на базе которого впервые на юго-востоке республики начала действовать флюорографическая служба «на колесах».

1974-1982 годы главный врач Богданов Д.Ш.- заслуженный врач ТАССР(1979 г.), который уделял особое внимание укреплению материально-технической базы ЛПУ района, увеличению коечной мощности. По итогам социалистических соревнований  среди лечебных учреждений республики Азнакаевская ЦРБ заняла 1 места в 1981 и 1982 годах. Гинекологическая служба Азнакаевского района, возглавляемая в 1978-1986 г.г. заслуженным врачом РСФСР Хасаншиной Газифа Хасановна (в последствии ей было присвоено звание Герой социалистического труда), являлась базой передового опыта среди лечебных учреждений Татарской АССР. В 1979 году рождаемость составила 17.4 на 1000 человек населения.

Главные врачи Азнакаевской ЦРБ в последующие периоды:

1982-1986 г.г.- Галиакберов М.Г.;

1986-1997 г.г.- Измайлов Х.Н.;

1997-2000 г.г.- Насыров Р.Ф.;

2000-2002 г.г.- Якупов Р.М.;

2002-2012 г.г.    - Шамсутдинов А.Х.;

2012-2014 г.г.    - Фархуллин И.Н.;

с 01.08.2014 г. -   Шигапов Ильдар Фираилевич.

В настоящее время Государственное автономное учреждение здравоохранения  «Азнакаевская центральная районная больница» (сокращенное название Азнакаевская ЦРБ) представляет собой современное многопрофильное лечебно-диагностическое учреждение Юго-Востока Республики Татарстан, обеспечивающее население района высококвалифицированной стационарной (на 211 круглосуточных коек в 9-и специализированных отделениях) и  поликлинической помощью (на 1640 посещений в смену).

В состав Азнакаевской ЦРБ также входят Азнакаевская отделение скорой медицинской помощи с филиалом в пгт Актюбинский,  3 амбулатории: в пгт Актюбинский, селах Тумутук, Вахитово, 47 фельдшерско-акушерских пунктов.

При Азнакаевской ЦРБ функционируют 3 рентгенологических кабинета, 2 флюорографических кабинета, 3 кабинета УЗИ, 2 кабинета эндоскопии (ФГДС),  2 кабинета функциональной диагностики, 5 кабинетов клинической лаборатории (в лечебном и административном корпусах, центральной поликлинике и детской поликлинике, женской консультации), биохимическая, цитологическая, бактериологическая лаборатории  и лаборатория по диагностике СПИД.

Квалифицированную медицинскую помощь в районе оказывают  121 врач, 553 средних медицинских работников.

В здравоохранении Азнакаевского района  работают 9 заслуженных врачей РТ и 15 врачей, награжденных знаком «Отличник здравоохранения».


Азнакай районының сәламәтлек саклау тарихы ерак дәверләргә барып тоташа. 1911 елда Азнакай җирлегендә – Сәпәй авылында фельдшерлык пункты ачыла. 1912 елдан аны фельдшер Кәшафетдинов М. җитәкләгән. 1922 елдан 1941 елга кадәр Сәпәй хастаханәсен бердәнбер табиб Смирнов В. В. (ТАССРның Атказанган табибы) җитәкли, аның эш йөртүе нәтиҗәсендә 1935 елда беренче тапкыр 45 койкага исәпләнгән стационар ачыла.

1953 елга кадәр Азнакай авылында табиб амбулаториясе эшли. Авырулылар стационар дәвалануны Сәпәй авылында үткән. Районның авыл халкына 9 фельдшер-акушерлык пункты, 6 трахоматоз пункты, 5 колхоз бала тудыру йорты хезмәт күрсәткән.

Районның сәламәтлек саклау торышы районда нефть тармагы үсеше башлану белән кискен үзгәрә. Азнакай авылы халкы бик тиз арта бара, щитлы йортлардан тулы бер бистә калка. Азнакай амбулаториясенең куәте, аның тарафыннан күрсәтелә торган медицина хезмәтләренең саны һәм сыйфаты район халкының зур ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый башлый. Шуңа бәйле рәвештә, нефтьчеләр ярдәме белән 1952-1953 елларда Татарстан АССРның Азнакай авылында Төзүчеләр һәм Фрунзе урамында (хәзерге Болгар урамы) дүрт барак базасында хастаханә корпуслары төзелә.

1953 елның 8 сентябрендә гомуми профильдәге 45 койкага исәпләнгән Азнакай үзәк хастаханәсе ачыла, анда биш белгечлек буенча табиблар кабул итә, рентген кабинеты һәм клиник лабораториясе эшли. Медицина ярдәмен 6 табиб һәм 15 урта медицина хезмәткәре күрсәтә. Бу вакытта Азнакай үзәк хастаханәсен баш табиб Колчин Г.А. табиб-хирург җитәкли.

1957 елда Азнакай үзәк хастаханәсе базасында Азнакай үзәк район хастаханәсе (баш табиб - Чуриков А.И.) оештырыла.

1966-1974 елларда Азнакай РҮХне районның сәламәтлек саклау үсешенә зур өлеш керткән Шәмсетдинов Х.С. җитәкли. Административ-дәвалау корпусы (1967 ел), поликлиника (1968 ел), балалар хастаханәсе (1971 ел), Тымытык участок хастаханәсе һәм стоматология поликлиникасы биналары (1973 ел) төзелеп, файдалануга тапшырыла. Сәпәй участок хастаханәсе туберкулез диспансеры итеп үзгәртелә, аның базасында республиканың көньяк-көнчыгышында беренче тапкыр «тәгәрмәчтә»ге флюорография хезмәте эшли башлый.

1974-1982 елларда баш табиб - ТАССРның Атказанган табибы (1979 ел) Богданов Д.Ш., районның дәвалау-профилактика оешмалары матди-техник базасын ныгытуга, аның егәрлеген арттыруга аеруча игътибар бирә. Республиканың дәвалау оешмалары арасында социалистик ярыш нәтиҗәләре буенча Азнакай РҮХсе 1981 һәм 1982 елларда 1 урынны яулый. 1978-1986 елларда РСФСРның Атказанган табибы Газифә Хәсән кызы Хәсәншина җитәкчелегендәге Азнакай районының гинекология хезмәте Татарстан АССРның дәвалау оешмалары арасында алдынгы тәҗрибә базасына әверелә. 1979 елда туучылар саны 1000 кешегә 17.4 тәшкил итә.

Аннан соңгы елларда Азнакай РҮХнең баш табиблары:

1982-1986 елларда-Галиәкбәров М. Г.;

1986-1997 елларда-Измайлов Х.Н.;

1997-2000 елларда-Насыйров Р.Ф.;

2000-2002 елларда-Якупов Р. М.;

2002-2012 елларда-Шәмсетдинов А. Х.;

2012-2014 елларда-Фәрхуллин И.Н.;

01.08.2014 елдан алып бүгенге көнгәчә – Шиһапов Илдар Фираил улы.

Хәзерге вакытта «Азнакай үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе (Азнакай РҮХ) район халкын югары квалификацияле стационар (9 махсуслаштырылган бүлекләрдә 211 тәүлек буе эшли торган койкалы) һәм поликлиникасы (сменага 1640 кешегә хезмәт күрсәтә) булган заманча күппрофильле дәвалау-диагностика учреждениесе.

Азнакай РҮХ составына шулай ук Актүбә бистәсе филиалы, Азнакай ашыгыч медицина ярдәме бүлеге, Актүбә, Тымытык, Вахитов авылларындагы амбулаторияләр, 47 фельдшер-акушерлык пункты керә.

Азнакай РҮХендә 3 рентгенология, 2 флюорография, 3 УЗИ, 2 эндоскопия (ФГДС), 2 функциональ диагностика, 5 клиник лаборатория кабинеты (дәвалау һәм административ корпусларда, үзәк сырхауханәдә һәм балалар поликлиникасында, хатын-кызлар консультациясендә), биохимия, цитология, бактериология һәм СПИД диагностикасы лабораториясе эшли.

Районда 121 табиб, 553 урта медицина хезмәткәре квалификацияле медицина ярдәме күрсәтә.

Азнакай районының сәламәтлек сагы тармагында ТРның 28 Атказанган табибы һәм «Сәламәтлек саклау отличнигы» билгесе белән бүләкләнгән 12 табиб эшли.