
24 марта во всем мире проводится Всемирный день борьбы с туберкулезом, призванный привлечь внимание общества к этому опасному легочному заболеванию.
Туберкулез ‑ инфекционное заболевание с воздушно-капельным путем передачи. Основным источником возбудителя является человек, больной открытой формой туберкулеза и выделяющий микобактерии из дыхательных путей при кашле, чихании, разговоре.
Основную опасность для окружающих представляют лица с не выявленным туберкулезом, не получающие лечения. Они выделяют в окружающую среду большое количество микобактерий.
Заболеть туберкулёзом может каждый человек и в любом возрасте. Туберкулёзом могут быть поражены почти все органы: лёгкие, мозг, почки, лимфатические узлы, кости, глаза, кожа.Заболевание развивается, когда микобактерии начинают активно размножаться и разрушают лёгкие или другие органы. При отсутствии лечения заболевший может погибнуть.
Большое значение в развитии заболевания имеет состояние иммунной системы организма. На состояние иммунной системы отрицательно влияют стрессовые ситуации и депрессия, которые могут способствовать развитию заболевания. Снижают устойчивость организма к туберкулезной инфекции курение и употребление алкоголя. Самый высокий риск возникновения заболевания у ВИЧ- инфицированных.
Туберкулез коварен тем, что в начале заболевания может никак не проявляться. Распознать его на ранней стадии позволяет флюорография, которую следует проходить не реже 1 раза в год.
Основные симптомы, при появлении которых необходимо обратиться к врачу для проведения обследования: кашель в течение 3 недель и более, снижение массы тела, общая слабость и утомляемость, незначительное повышение температуры тела длительное время, сильная потливость (особенно по ночам), боль в грудной клетке, одышка при небольшой физической нагрузке, ухудшение аппетита.
Методы диагностики туберкулеза у детей – проба Манту и диаскинтест. Эффективным способом предупреждения заражения и заболевания является проведение прививок против туберкулёза.
Чтобы не заболеть туберкулезом нужно вести здоровый образ жизни: исключить вредные привычки, заниматься спортом, правильно питаться, соблюдать правила личной гигиены. Чаще делать влажную уборку в доме.
В Азнакаевском районе ежегодно выявляются новые случаи заболевания туберкулезом. В 2019 году выявлено 14 пациентов, заболевших туберкулезом, в 2020 году - 15 (из них 1 ребенок), в 2021 году – 14. Большая часть пациентов выявлена при прохождении флюорографии.
24 март – Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне. Бөтендөнья Сәламәтлек Оешмасы тарафыннан әлеге көн игълан ителү очраклы түгел. Моннан йөз утыз елдан артык элек немец микробиологы Роберт Кох бу авыруны китереп чыгарган микроблар - туберкулез таякчыклары табылуын игълан итә. Мәкерле чир һәр елны җир шарында 8 млн.га якын кешенең гомерен өзә. –Туберкулез микроблары әйләнә-тирәгә авыру кеше йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә, төкерек кисәкчекләре белән чыга. Кеше организмына микроблар, гадәттә, сулыш юллары аша эләгә. Организмның саклану көче җитәрлек булмаса, туберкулез таякчыклары канга эләгә һәм төрле органнарда туктап, авыру китереп чыгара. Инфекция чыганагы белән бер бүлмәдә (өйдә яки эштә) очрашып тору, микробларның организмга кабат-кабат эләгүе, авыру белән бер йортта яшәү чиргә этәргеч булып тора. Бер авырудан аны 10-12 кеше йоктырырга мөмкин. Үпкә туберкулезының иң беренче билгесе – температура күтәрелү. Авыру әкренләп ябыга, тирләүчән була. Каты ютәл кубып, тора-бара ул көчәя һәм какырык та килә башларга мөмкин, ягъни туберкулезның актив формасы башлана.Төрле стресслар, иммунитетның какшавы, начар туклану, тәмәке һәм аракы куллану сәбәпле, хәлсезләнгән организмда туберкулез авыруы бик тиз көчәеп китә. Дөрес диагнозны флюорография яки рентген, Манту ясатып яки лаборатор юл белән белергә мөмкин.15 яшьтән флюорографик тикшерүне һәркем үтәргә тиеш. Бу тикшерү туберкулез авыруын гына түгел, ә үпкәдә һәм күкрәк куышлыгында булган башка авыруларны ачыкларга да ярдәм итә. Табиб билгеләгән режимны саклап, аның әйткәннәрен тиешенчә үтәгәндә, 3-4 ел эчендә сихәтләнеп, эшкә сәләтлелекне кайтарырга мөмкин. Шактый еллар районыбызда бу күрсәткечләр республиканың уртача дәрәҗәсенекеннән кимрәк булса да, тынычлап калырга һич ярамый. 2019 елда туберкулез авырулы 14 пациент ачыкланса, 2020 елда аларның саны 15, шул исәптән бер бала булды, 2021 елда исә 14 кеше шушы авыру белән исәпкә алынды. Аларның күпчелеге флюорография үткәндә ачыкланды. Авыруны кисәтү дәвалауга караганда җиңелрәк. Хезмәт белән ялны дөрес чиратлаштыру, дөрес туклану, физкультура белән шөгыльләнү, организмны чыныктыру, тәмәке һәм аракыдан баш тарту - барысы да туберкулезга каршы киртә булып тора.
|