Новости


Вместе – против пьянства

 

Алкоголизм, наркомания – актуальные проблемы сегодняшнего дня. В редакции газеты “Маяк” совместно с центральной районной больницей состоялся “Крулый стол”, посвященный этой важной теме, где приняли участие зав.отделением скорой медицинской помощи Рашат Музагитович Хузин, начальник МКУ “Приют” Азнакаевского муниципального района Аниса Анваровна Зарипова, врач-психиатр-нарколог Энже Гаязовна Хусаинова, временно исполняющий обязанности начальника ОГИБДД отдела МВД России по Азнакаевскому району лейтенант полиции Ильнар Ильгизович Гимаев.

 

 

Исереклекнең ахыры аяныч

Эчүчелек, наркомания кебек яман гадәтләр җәмгыятьнең бүген дә иң актуаль проблемасы булып кала. “Маяк” газетасы редакциясендә район үзәк сырхауханәсе белән берлектә шушы темага багышланган “Түгәрәк өстәл” сөйләшүе үтте. Анда ашыгыч ярдәм бүлеге мөдире Рашат Мөҗәһит улы Хуҗин, “Приют” учреждениесе җитәкчесе Әнисә Әнвәровна Зарипова, табиб-психиатр-нарколог Энҗе Гаязовна Хөсәинова, ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы полиция лейтенанты Илнар Илгизович Гыймаев катнаштылар.

 

 

 
Чествовали ветеранов

 

Май – месяц, на который приходится особая свежесть расцветающих деревьев и чувств. Месяц, на который приходятся замечательные праздники – мира и труда. А ещё – Великой Победы. Праздник этот вызывает одновременно и радость, и печаль: всё меньше остаётся в живых участников этого исторического события. Мы чтим память врачей и медработников – участников Великой Отечественной войны и заботимся о вдовах, ветеранах тыла, детях войны.

В эти дни руководство ЦРБ и совета ветеранов посетило вдов умерших участников ВОВ. Их у нас 14 человек: Арисова Антонина Андреевна, Ганиева Минсылу Шариповна, Губанова Александра Петровна, Ибрагимова Гульфания Хасаншиновна, Исламова Альфия Ахмедовна, Кравченко Мария Ивановна, Савельева Елена Сергеевна, Синеглазова Клавдия Ильинична, Салимгараева Дурия Нургалиевна, Фахриева Накия Абдулловна, Хаертдинова Тазкира Мирсаитовна, Шигапова Магданис Валиахметовна, Яруллина Гульсина Ярулловна, Камалова Накия Салиховна. Им вручили поздравительные открытки Президента РТ Минниханова Р.Н., главы района Шайдуллина М.З, а также пакеты с подарками.

 

 

 


 

 

Ветераннарыбызны хөрмәтләдек

Яз- табигатьнең генә түгел, күңелләрнең дә сафланып, аеруча дулкынланып йөргән чагы. Май башы белән без Тынычлык һәм Хезмәт бәйрәмен билгеләп үәтбез. Ә аннары инде тагын да дулкынландырган бәйрәм – Җиңү көне җитә. Без Бөек Ватан сугышында катнашып, илгә Җиңү яулаган табибларыбыз, медицина хезмәткәрләренең якты истәлеген күңелләрдә саклыйбыз, аларның тол хатыннарын, тыл фидакарьләрен, сугыш чоры балаларын хөрмәтлибез.

Бу көннәрдә сырхауханә һәм ветераннар советы җитәкчеләре сугышчыларның толлары янында булдылар. Алар бездә 14 кеше: Арисова Антонина Андреевна, Ганиева Минсылу Шәриповна, Губанова Александра Петровна, Ибраһимова Гөлфәния Хәсәншиновна, Исламова Әлфия Әхмәдовна, Кравченко Мария Ивановна, Савельева Елена Сергеевна, Синеглазова Клавдия Ильинична, Сәлимгәрәева Дурия Нургалиевна, Фәхриева Нәкыя Абдулловна, Хәертдинова Тәзкира Мирсәитовна, Шиһапова Мәгъдәнис Вәлиәхмәтовна, Яруллина Гөлсинә Ярулловна, Камалова Нәкыя Салиховна. Ветераннарыбызга ТР Президенты Р.Н.Миңнехановның, район башлыгы М.З.Шәйдуллиннның Котлау хатлары һәм күчтәнәчләр тапшырылды.

 


 

 
Из роддома – с пятым ребенком

 

В родильном отделении Азнакаевской ЦРБ произошло знаменательное событие – сразу две мамы выписались домой с пятыми в их семьях малышами. По этому поводу отдел ЗАГСа организовал торжественное мероприятие. Разделить радость прибавления семейства Шариповых и Зиганировых приехали и коллеги из трудовых коллективов, главы поселений, родные и близкие.

– Пусть дети растут здоровыми и счастливыми, – пожелали родителям акушеры, фельдшеры, медсестры отделения, вручая им сыночка и дочку. Оба малыша родились с весом 3 килограмма и 800 граммов. Главный специалист ЗАГСа Светлана Шакирова торжественно вручила семьям свидительства о рождении и Поздравительные письма главы района Марселя Шайдуллина.

 

 

Тудыру бүлегеннән – бишенче бала белән!

Район үзәк сырхауханәсенең тудыру бүлегендә бер көнне ике бәхетле гаилә бишенче сабыйларны өйләренә алып кайтып киттеләр. Шәриповлар һәм Җиһангировларның кечкенә сабыйлары туу шатлыгын уртаклашырга эш урыннарыннан коллегалары, биләмә башлыклары, якыннары җыелып килгән иде. Аларга менә шундый матур бәйрәм оештырган ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре һә гаиләнең тормышын яктыртты.

– Сабыйларыгыз сәламәт, бәхетле булып үссен, – дип изге теләкләрен әйттеләр икесе дә 3 кило 800 грамм булып туган малай белән кызчыкны әти-әниләренә тапшырып тудыру бүлеге акушер-фельдшерлары, шәфкать туташлары.

–Әнә шулай күпләргә үрнәк булып, тату, матур гаилә булып яшәгез, – дип тәбрикләү сүзләрен ирештерде тантананы алып барган ЗАГС бүлегенең төп белгече Светлана Шакирова.


 

 

 

 
Горячая линия

 
Медицинские работники – победители в номинации «Лучшая театральная постановка»

 

 

 

 

 

 

В этом году смотр – конкурс художественной самодеятельности среди предприятий организаций и учреждений Азнакаевского муниципального района был посвящен Году театра в Российской Федерации, Году рабочих профессий в Республике Татарстан и Году Чатыр тау в Азнакаевском муниципальном районе и проводился с 27 марта по 11 апреля 2019 года. В творческом состязании приняли участие коллективы предприятий и организаций, в котором участвовало около 500 человек. Смотр показал высокое мастерство коллектива центральной районной больницы. Они представили на суд зрителей и жюри отрывок из спектакля “Зәңгәр шәл”. В роли Майсары – участковая медсестра Гульсия Талипова, Хадичи – старшая медсестра приемного покоя Маргарита Камалетдинова, Марфуги – акушерка Альфия Галимова, Сабиры – медрегистратор поликлиники Светлана Хурамшина, Фазыйли – старший фельдшер скорой помощи Раушания Юлтимирова, Ишан хазрет – фельдшер скорой помощи Наиль Зарипов, Галяви – фельдшер скорой помощи Марат Вильданов, мальчик – дочка нашего работника Сюмбель Талипова. И зрители, и жюри высоко оценили выступление наших артистов, которое по своему качеству приближается к профессиональному искусству. Коллектив художественной самодеятельности больницы награжден специальным призом «За лучшую театральную постановку». Поздравляем! Молодцы!

 

 

Медицина хезмәткәрләре – иң яхшы театр артистлары!

Быел Азнакай районының үзешчәннәр смотр-бәйгесе Россия Федерациясендә Театр елы, Татарстанда Эшче һөнәрләр елы һәм Азнакайда Чатыр Тау елына багышланды. Ул 27 марттан 11 апрельгә кадәр дәвам итте. Бу иҗади бәйгедә район-шәһәрнең төрле оешма-предприятиеләре, учреждениләреннән 500 ләп үзешчән катнашты. Сморт район үзәк сырхауханәсе коллективының да бик талантлы булуын күрсәтте. Үзешчәннәребез тамашачы һәм жюри хөкеменә “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзек тәкъдим итте. Мәйсәрә ролен шәфкать туташы Гөлсия Талыйпова, Хәдичә ролен кабул итү бүлегенең өлкән шәфкать туташы Маргарита Камалетдинова, Мәрфүга ролен акушерка Әлфия Галимова, Сабира ролен поликлиника медрегистраторы Светлана Хурамшина, Фазыйлә ролен ашыгыч ярдәм хезмәтенең өлкән фельдшеры Раушания Юлтимирова, Ишан хәзрәт ролен ашыгыч ярдәм фельдшеры Наил Зарипов, Галәви ролен шушы ук хезмәт фельдшеры Марат Вильданов, малай ролен үзебезнең хезмәткәребезнең кызы Сөмбел Талипова башкардылар. Тамашачылар да, жюри да үзешчәннәребез чыгышын югары бәяләп, алкышларга күмде. Район үзәк сырхауханәсенең иҗат коллективы “Иң яхшы театраль тамаша” номинациясендә җиңү яулады. Афәрин, булдырдыгыз!

 

 

 
<< Первая < Предыдущая 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 Следующая > Последняя >>

Страница 3 из 70