Баннер
Баннер
День врача-травматолога

 

 

Сегодня в нашей стране отмечают День врача-травматолога. Коллектив Азнакаевской ЦРБ по праву гордится своими врачами-травматологами, которые на всю жизнь преданы своей профессии и пользуются большим уважением у населения. Олег Дмитриевич Никоноров, имя которого известно всей республике, – легендарный врач, вернувший здоровье многим азнакаевцам.

Только добрые слова звучат и в адрес Дамира Садыйкова, который на протяжении многих лет и поныне стоит на страже здоровья своих земляков. Он ортопед высшей квалификационной категории. Трудовую деятельность начал хирургом хирургического отделения Азнакаевской ЦРБ в 1980 году. Через четыре года по инициативе заведующего травматологическим отделением был переведен туда врачом-травматологом и ортопедом, где и по сей день является незаменимым, грамотным и опытным специалистом. Некоторое время руководил отделением. Уделяет большое внимание его оснащению высокотехнологичным оборудованием и аппаратурой, внедрению современных достижений науки и практики, методов диагностики и лечения. В практической работе Дамир Салихович широко применяет эффективный в лечении пациентов современный метод остеосинтеза по Илизарову, выполняет операции при открытых черепно-мозговых травмах. Занимается вопросами ранней диагностики, лечения врожденной патологии новорожденных, осматривая детей в роддоме.

Дамира Садыйкова хорошо знают и в соседних районах, к нему нередко обращаются за помощью как пациенты, так и коллеги. На основании назначений Дамира Салиховича больные проходят полный курс диагностики и оздоровления, а при необходимости и сложные операции. Он требователен к себе и людям, трудолюбив, отзывчив, пользуется заслуженным авторитетом среди больных и сотрудников. Его имя по праву золотыми буквами вписано в историю здравоохранения района.

 

От всей души поздравляем докторов-травматологов с профессиональным праздником и желаем здоровья, счастья и благополучия!


Травматологларыбызны һөнәри көннәре белән котлыйбыз!

Бүген илебездә табиб-травматологлар көнен билгеләп үтәләр. Азнакай үзәк сырхауханәсендә дә үз һөнәренә гомерлек тугры һәм халыкның олы хөрмәтен казанган табиб травматологлар эшли. Исеме республикада таныш Олег Дмитриевич Никоноров никадәр азнакайлыга сихәтлеген кайтарган легендар табиб. Бүгенге көндә райондашлары сәламәтлеген сагында торган Дамир Садыйков хакында да мактау сүзләре генә ишетәбез. Ул югары категорияле ортопед. Биредә хезмәт юлын 1980 елда хирург булып башлый. Дүрт елдан соң аны травматология бүлегенә табиб-травматолог һәм ортопед итеп алалар. Бүгенге көндә дә алыштыргысыз, олы тәҗрибәле белгеч. Берникадәр вакыт бүлекне дә җитәкләргә туры килә аңа. Аны югары технологияле җиһазлы һәм аппаратуралы итүдә зур тырышлык куя. Дамир Салих улы авыруларны дәвалауда нәтиҗәле Илизаров ысулыннан киң файдалана.  Организмдагы үзгәрешләрне иртәли ачыклау, яңа туган сабыйларга тудыру бүлегендә табиб-ортопед тикшерүе үткәрүгә дә зур игътибар бирә.

Дамир Садыйковны күрше-тирә районнарда да яхшы беләләр һәм аңа ярдәм сорап киләләр. Аның кул астында авырулылар тулы диагностик-сәламәтләндерү курсы уза, кирәк булганда, катлаулы операцияләр дә ясала.

Ул үзенә дә, башкаларга да таләпчән. Тынгысыз табиб яныннан киңәш сорап коллегаларының да, медицина ярдәме кирәк булган пациентларның да өзелеп торганы юк.

Исеме олы хәрефләр белән язарлык докторны һөнәри бәйрәме белән тәбрик итәбез һәм үзенә дә сәламәтлек, бәхет-куанычлы тормыш телибез!