Баннер
Баннер
Медицинский совет 2021 г.

 

Сегодня состоялось расширенное заседание медицинского совета ЦРБ.

На заседании медицинского совета подвели итоги 2020 года и наметили задачи на 2021 год. В нем приняли участие замминистра здравоохранения Татарстана Владислав Виниченко, глава Азнакаевского муниципального района Марсель Шайдуллин, заместитель главного врача медсанчасти “Татнефти” по высокотехнологичной медицинской помощи Ильдус Ягафаров. Более подробно основные вопросы в своем докладе раскрыл главный врач Азнакаевской ЦРБ Шигапов Ильдар Фираилевич.

Владислав Валентинович в своем выступлении отметил, что минувший год для сферы здравоохранения был особенно тяжелым, он рассказал о работе, проделанной в республике, в том числе и в районе в борьбе с пандемией коронавируса, охарактеризовал проблемы отрасли. Отметил, что в центральной районной больнице имеются достаточные условия для оказания медпомощи населению, обозначил задачи по улучшению показателей. Ильдус Римович подробно остановился на аспектах взаимного сотрудничества с медсанчастью.

Итоги заседания медицинского совета подвел Марсель Зуфарович. Он от имени всех азнакаевцев выразил благодарность коллективу медработников, которые в период пандемии с честью выполняли свой профессиональный долг, без праздников и выходных боролись за жизни и здоровье земляков.

Приятной частью мероприятия стало награждение юбиляров, заслуженных работников больницы за многолетний добросовестный труд.

 

Бүген Азнакай районы үзәк сырхауханәсенең киңәйтелгән медицина советы утырышы узды.

Анда халыкка медицина хезмәте күрсәтүдә җирлегебездә ел дәвамында булган үзгәрешләр, килеп туган проблемалар һәм аларны чишү юллары, алга бурычлар кую хакында җитди сөйләшү барды.  Утырышта  Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, “Татнефть”нең медсанчасть баш табибы урынбасары Илдус Ягафаров катнаштылар.  Баш табиб Илдар Шиһапов чыгышында һәр тармак эшчәнлегенә анализ биреп, бүгенге көндә барган эшләргә басым ясады.

Владислав Валентинович 2020 елның сәламәтлек саклау өлкәсе өчен аеруча авыр булуын билгеләп, республикада, шул исәптән районда коронавирус пандемиясенә каршы көрәштәге эшчәнлекне бәян итте, тармакның проблемаларын ассызыклады. Район үзәк сырхауханәсендә мөмкинлек-шартларның җитәрлек булуын әйтеп, күрсәткечләрне тагын да күтәрүдә бурычлар билгеләде. Илдус Рим улы медсанчасть белән үзара хезмәттәшлек аспектларына тукталды.

Медсовет киңәшмәсенә йомгакны Марсель Зөфәр улы ясады. Ул пандемия чорында үз бурычларын намус белән үтәп көнне-төнгә ялгап хезмәт куйган, райондашлары тормышы, сәламәтлеге өчен көрәшкән коллективка барлык азнакайлылар исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Соңыннан күркәм юбилейларын билгеләп узган, югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләр тәбрикләнде.