Поздравление Вафиной Миннегуль

 

 

Отличник здравоохранения РТ, фельдшер высшей категории, многократный победитель социалистических соревнований, ударник коммунистического труда Миннегуль Вафина не теряет тесной связи с коллегами – коллективом Центральной районной больницы. В эти дни ветеран принимала поздравления с 80-летним юбилеем.

– Какие бы трудности ни пришлось испытать в жизни, Вы всегда сохраняете чистоту души, как белые цветы, с которыми сравнивают представителей этой благородной профессии, – сказал в своем поздравлении заместитель главврача Рашат Хузин. – Ваш большой трудовой путь является достойным примером для нашей молодой смены. Желаем Вам здоровья, долгих лет жизни в окружении детей, в вере, в которой черпаете для себя душевное спокойствие и силы...


РТ ның сәламәтлек саклау отличнигы, югары категорияле фельдшер, күп тапкырлар социалистик ярыш алдынгысы, коммунистик хезмәт ударнигы исемнәрен яулаган Миңнегөл Вафина хезмәттәшләре –район үзәк сырхауханәсе коллективы белән тыгыз элемтәсен югалтмый, кадер-хөрмәтләрен тоеп яши. Бу көннәрдә ул коллегаларыннан юбилее белән котлаулар кабул итте.

– Гомереңдә нинди генә авырлыклар күрсәң дә, шәфкать ияләрен тиңләгән ак чәчәкләр кебек күңелең пакъ калган, Миңнегөл Арслановна, – диде аны котлап баш табиб урынбасары Рашат Хуҗин. – Син үзеңнең олпат хезмәт юлың белән безнең яшь алмашка олы үрнәк булып торасың. Ходай иңдергән иман дөньясыннан үзеңә шулай көч һәм тынычлык алып, балаларың игелегендә, җан җылысында әле озак яшәргә язсын!