Фестиваль медицины "Ак халатлы фәрештәләр- Ангелы в белых халатах" 2020 г.

Руководители района и ЦРБ встретились с молодыми азнакаевцами, выбравшими профессию врача

В Азнакаево стало доброй традицией проводить встречи руководителей района и сферы здравоохранения с учащимися старших классов, которые решили связать свое будущее с профессией врача, и со студентами, уже обучающимися в медицинских вузах. В этом году она прошла в торжественной обстановке в администрации района.

–Забота о самом дорогом для каждого человека - его жизни и здоровье - требует большой ответственности, глубоких знаний, терпения, - сказал, приветствуя собравшихся, глава района Марсель Шайдуллин.

–Если вы решили выбрать эту благородную профессию, то нам остается только поддержать и помочь в реализации ваших желаний. В районе работают различные программы подготовки специалистов. На их основании мы ежегодно направляем наших юношей и девушек в учебные заведения. Так, на сегодняшний день в различных учебных заведениях обучаются 22 студента. На работу в район прибыли 64 врача.

Марсель Зуфарович подробно остановился на этих программах. Он сообщил об условиях и мерах социальной поддержки для молодых специалистов, приехавших на работу в район. Много полезного и интересного рассказал молодежи о специальности врача и руководитель исполкома района Айдар Шамсутдинов, проработавший почти два десятилетия в сфере здравоохранения.

Главный врач центральной районной больницы Ильдар Шигапов ознакомил с деятельностью центральной больницы. Азнакаевская ЦРБ гордится тем, что по показателям работы заняла 3-е место среди 46 районов.

Юноши и девушки, обучающиеся в Казанском медицинском университете, рассказали об этом учебном заведении и студенческой жизни, порядке поступления, экзаменах, преподавателях, которые являются гордостью университета. Авторитетные врачи ЦРБ дали молодому поколению подробные рекомендации, изложив особенности своей работы. Заместитель главного врача по работе с кадрами Раушания Шакирова сообщила, что в этом году на работу вернутся 2 наших земляка, получившие специальность по целевой программе, и рассказала о востребованных в настоящее время специальностях.

 

 

Район һәм сырхауханә җитәкчеләре табиб һөнәрен сайлаган яшьләр белән очраштылар.

Азнакайда әнә шулай район һәм сәламәтлек өлкәсе җитәкчеләренең табиб һөнәрен сайлаган югары сыйныф укучылары, инде бу теләкләре чынга ашып медицина вузларында укыган егет-кызлар белән очрашулар үткәрүе матур гадәткә керде. Быел ул аеруча тантаналы шартларда район хакимиятендә узды.

Бу дөньяда иң кыйммәтле булган кеше гомере, халык сәламәтлеге турында кайгыртуга алыну зур җаваплылык та, тирән белем дә, сабырлык, үҗәтлек тә таләп итә, –дип башлады очрашуны район башлыгы Марсель Шәйдуллин. –Сез шушы изге хезмәтне сайлагансыз икән, безгә бары тик хупларга һәм теләкләрегезне тормышка ашыруда ярдәм итәргә генә кала. Районыбызда белгечләр әзерләүдә күптөрле программалар эшли. Алар нигезендә ел саен егет-кызларыбызны медицина уку йортларына да җибәреп торабыз. Бүгенге көндә 22 студентыбыз төрле уку йортларында белем ала. 64 табиб эшкә килде.

Марсель Зөфәр улы әлеге программаларга тәфсилләбрәк тукталды. Районга эшкә кайткан яшь белгечләргә тудырылган яшәү шартлары, социаль ярдәм хакында сөйләде. Белгечлеге буенча үзе дә табиб, ике дистә елга якын сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләгән район башкарма комитеты җитәкчес Айдар Шәмсетдиновның да яшьләргә әйтер сүзе күп иде.

Район үзәк сырхауханәсе баш табибы Илдар Шиһапов үзәк сырхауханәнең бүгенге эшчәнлеге, яңарыш-үзгәрешләр белән таныштырды. Азнакай үзәк сырхауханәсенең 46 район арасында гомуми күрсәткечләр буенча 3 нче урында торуын зур горурлык белән җиткерде.

Бүгенге көндә Казан медицина университетында белем алучы егет-кызлар әлеге уку йорты һәм студент тормышы, укырга керү тәртибе, имтиханнар, университетның горурлыгы булган галимнәр хакында сөйләделәр. Үзәк сырхауханәнең абруйлы, олы тәҗрибәле табиблары бу хезмәтнең үзенчәлекләрен бәян итеп, төпле киңәшләрен бирделәр. Баш табибның кадрлар белән эшләү буенча урынбасары РаушанияШакирова быел максатчан программа нигезендә белгечлек алган 2 райондашыбызның эшкә кайтачагын белдерде, хәзерге вакытта таләп ителгән белгечлекләр турында әйтеп узды.

Табиб һөнәрен сайлаган югары сыйныф укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.