Наставничество в здравоохранении: опыт азнакаевцев стал примером для всей республики

 

Сегодня в Азнакаево прошла республиканская выездная конференция Министерства здравоохранения РТ по изучению опыта работы Азнакаевской ЦРБ в развитии наставничества. В конференции приняли участие секретарь республиканского совета ветеранов здравоохранения, ведущий консультант отдела медицинского образования и аттестации министерства Нажия Алимова, начальник отдела кадров министерства Лилия Аберхаева, директор государственного автономного учреждения «Республиканский медицинский библиотечно-информационный центр» Диляра Швецова, заместитель главного врача городской поликлиники №21 города Казани, координатор движения наставничества в здравоохранении РТ Марс Шарафутдинов, представители Бугульминского, Альметьевского, Уруссинского, Бавлинского, Заинского, Лениногрского, Муслюмовского, Азнакаевского районов. В качестве почетных гостей на конференцию были приглашены уважаемые ветераны района Зимфира Мухамедьярова и Суфия Ямалиева. Заместитель руководителя райисполкома по социальным вопросам Дамир Гилязов приветствовал участников от имени руководства района. Особый интерес у собравшихся вызвал фильм-презентация книги «Наследники Авиценны», отражающей славную историю и настоящее районной больницы. Такой высокий уровень подготовки к 100-летию ТАССР являющихся передовиками во всех сферах азнакаевцев был представлен в качестве примера.

Главный врач Азнакаевской ЦРБ Ильдар Шигапов в своем выступлении осветил развитие движения наставничества в системе здравоохранения района и его положительные результаты. Участники прений, гости из столицы дали высокую оценку деятельности азнакаевцев в этом направлении, накопленный за многие годы богатый опыт был предложен к изучению на уровне всей республики в качестве пилотного проекта.

В завершение конференции состоялось чествование ветеранов, награждение авторитетных наставников в области медицины, были вручены сертификаты молодым специалистам.

 

Бүген Азнакайда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина өлкәсендә остазлыкны җәелдерүдә район үзәк сырхауханә тәҗрибәсен өйрәнү буенча республикакүләм күчмә конференция уздырды. Анда Татарстанның сәламәтлек саклау өлкәсе ветераннар советы секретаре, министрлыкның медицина белеме һәм аттестацияләү бүлеге әйдәр консультанты Наҗия Алимова, кадрлар бүлеге начальнигы Лилия Әберхаева, республика китапханә-мәгълүмати үзәк дәүләт учреждениесе директоры Диләрә Швецова, Казан шәһәренең 21 нче поликлиникасы баш табибы урынбасары, республиканың сәламәтлек саклау өлкәсендә остазлык хәрәкәте координаторы Марс Шәрәфетдинов, Бөгелмә, Әлмәт, Уруссу, Баулы, Зәй, Лениногорск, Мөслим һәм үзебезнең район вәкилләре катнашты. Районыбызның хөрмәтле ветераннары Зимфира Мөхәммәдьярова һәм Суфия Җамалиева да конференциягә кадерләп чакыру алды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев районыбыз кунакларын җитәкчелек исеменнән сәламләде. Район үзәк сырхауханәсенең чал тарихы һәм бүгенге көне чагылдырылган күптән түгел дөнья күргән “Әбүгалисинә варислары” китабын тәкъдир иткән фильм барысында да зур кызыксыну уятты. Һәр өлкәдә алдынгы булган азнакайлыларның ТАССРның 100 еллыгына әнә шулай югары дәрәҗәдә әзерләнүе үрнәк итеп куелды.

Үзәк сырхауханәнең баш табибы Илдар Шиһапов чыгышында районның сәламәтлек саклау өлкәсендә остазлык хәрәкәте һәм аның уңай нәтиҗәләре хакында сөйләде. Аннан соң фикер алышуда катнашучылар – башкала кунаклары азнакайлыларның бу юнәлештәге эшчәнлегенә югары бәя бирде, озак еллар дәвамында тупланган бай тәҗрибә пилот проекты рәвешендә республикакүләм өйрәнүгә тәкъдим ителде.

Конференция медицина тармагының иң абруйлы остазларын бүләкләү, яшь белгечләргә сертификатлар тапшыру тантанасы белән тәмамланды.