Баннер
Баннер

Версия для слабовидящих

Душевной теплоты вам, ветераны

 

Сегодня у стелы в честь медицинских работников-участников Великой Отечественной войны, установленной возле Центральной районной больницы, состоялся торжественный митинг. Открывая его, руководитель исполкома района Айдар Халяфутдинович Шамсутдинов, поздравил пришедших на торжество ветеранов тыла, детей военной поры, всех медицинских работников с приближающимся праздником.

Выражаем вам нашу искреннюю благодарность и глубокую признательность за ваш самоотверженный труд во имя Великой Победы, сказал он. –Мы склоняем головы перед мужеством врачей, медицинских сестер, погибших на полях битвы. Подвиг вашего поколения бессмертен.

К поздравлениям присоединились заместитель главврача Анас Ханмурзаевич Гараев, председатель совета ветеранов Роза Закиевна Шафигуллина.

Вернувшиеся с Победой 35 фронтовиков – медицинских работников снова встали на стражу здоровья населения. Обновлен и посвященный им стенд, который установлен на самом почетном месте учреждения.

После митинга чествование ветеранов продолжилось за чайным столом.


 

 

Сезгә тиеш әле бик күп назлар

Район үзәк сырхауханәсе каршындагы Бөек Ватан сугышында катнашкан медицина хезмәткәрләре истәлегенә куелган стела янында бүген тантаналы митинг узды. Аны ачып, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәләф улы Шәмсетдинов тантанага килгән тыл ветераннары, сугыш чоры балаларын, барлык медицина хезмәткәрләрен якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

–Илгә Җиңүне якынайтуда куйган тырыш хезмәтегез өчен чын йөрәктән чыккан рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез сезгә, – диде ул урындыкларга тезелеп утырган өлкәннәргә ихлас теләкләрен ирештереп. – Сугыш кырында шәһит киткән табибларыбыз, шәфкать ияләребезнең рухлары алдында баш иябез. Сезнең буын батырлыгы мәңгелек.

Баш табиб урынбасары Әнәс Ханморза улы Гәрәев, ветераннар советы рәисе Роза Зәки кызы Шәфигуллина да тәбрикләү сүзләрен дәвам итте.

Илгә Җиңү яулап 35 фронтовик – медицина хезмәткәре туган якларыбызга әйләнеп кайтып, халык сәламәтлеге сагына баса. Аларга багышланган стенд та яңартылып, сырхауханәнең иң күренекле урынында урын алды.

Митингтан соң ветераннарны хөрмәтләү чәй табыны артында дәвам итте.

 

 

 
Баннер