Медицинские работники – победители в номинации «Лучшая театральная постановка»

 

 

 

 

 

 

В этом году смотр – конкурс художественной самодеятельности среди предприятий организаций и учреждений Азнакаевского муниципального района был посвящен Году театра в Российской Федерации, Году рабочих профессий в Республике Татарстан и Году Чатыр тау в Азнакаевском муниципальном районе и проводился с 27 марта по 11 апреля 2019 года. В творческом состязании приняли участие коллективы предприятий и организаций, в котором участвовало около 500 человек. Смотр показал высокое мастерство коллектива центральной районной больницы. Они представили на суд зрителей и жюри отрывок из спектакля “Зәңгәр шәл”. В роли Майсары – участковая медсестра Гульсия Талипова, Хадичи – старшая медсестра приемного покоя Маргарита Камалетдинова, Марфуги – акушерка Альфия Галимова, Сабиры – медрегистратор поликлиники Светлана Хурамшина, Фазыйли – старший фельдшер скорой помощи Раушания Юлтимирова, Ишан хазрет – фельдшер скорой помощи Наиль Зарипов, Галяви – фельдшер скорой помощи Марат Вильданов, мальчик – дочка нашего работника Сюмбель Талипова. И зрители, и жюри высоко оценили выступление наших артистов, которое по своему качеству приближается к профессиональному искусству. Коллектив художественной самодеятельности больницы награжден специальным призом «За лучшую театральную постановку». Поздравляем! Молодцы!

 

 

Медицина хезмәткәрләре – иң яхшы театр артистлары!

Быел Азнакай районының үзешчәннәр смотр-бәйгесе Россия Федерациясендә Театр елы, Татарстанда Эшче һөнәрләр елы һәм Азнакайда Чатыр Тау елына багышланды. Ул 27 марттан 11 апрельгә кадәр дәвам итте. Бу иҗади бәйгедә район-шәһәрнең төрле оешма-предприятиеләре, учреждениләреннән 500 ләп үзешчән катнашты. Сморт район үзәк сырхауханәсе коллективының да бик талантлы булуын күрсәтте. Үзешчәннәребез тамашачы һәм жюри хөкеменә “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзек тәкъдим итте. Мәйсәрә ролен шәфкать туташы Гөлсия Талыйпова, Хәдичә ролен кабул итү бүлегенең өлкән шәфкать туташы Маргарита Камалетдинова, Мәрфүга ролен акушерка Әлфия Галимова, Сабира ролен поликлиника медрегистраторы Светлана Хурамшина, Фазыйлә ролен ашыгыч ярдәм хезмәтенең өлкән фельдшеры Раушания Юлтимирова, Ишан хәзрәт ролен ашыгыч ярдәм фельдшеры Наил Зарипов, Галәви ролен шушы ук хезмәт фельдшеры Марат Вильданов, малай ролен үзебезнең хезмәткәребезнең кызы Сөмбел Талипова башкардылар. Тамашачылар да, жюри да үзешчәннәребез чыгышын югары бәяләп, алкышларга күмде. Район үзәк сырхауханәсенең иҗат коллективы “Иң яхшы театраль тамаша” номинациясендә җиңү яулады. Афәрин, булдырдыгыз!