Баннер
Баннер
Выдающиеся личности, внесшие значительный вклад в становление и развитие здравоохранения

Хасаншина Газифа Хасановна

Хасаншина Газифа Хасановна родилась в 1915году в деревне Нарат Елга Чистопольского района.После окончания начальной, затем Чистопольской школы 2-й ступени в 1931году поступает на педиатрический факультет Казанского медицинского института. В1935 году, успешно окончив медицинский институт, получила диплом врача-педиатра и была направлена на работу в Азнакаевский район ТАССР,где ее назначили на должность заведующей женско-детской консультацией Сапеевской больницы. В этой больнице до нее работали всего два врача- Смирнов В.В. и Шарапова Х. Ш. С прибытием Хасаншиной Г. Х. их стало трое, и эти врачи оказывали врачебную медицинскую помощь всему населению Азнакаевского района от новорожденных до стариков. Врачам помогали средние медицинские работники - фельдшера, акушерки, медицинские сестры, которых тоже было недостаточно. Хасаншина Г. Х. работала в Сапеевской больнице с 1936 по1940 год, затем переехала в г. Чкалов,где работала врачом-ординатором инфекционного отделения Чкаловской областной больницы. В июне 1941 года, с началом Великой Отечественной войны, была мобилизована в ряды Красной Армии и до конца 1943 года служила в звании капитана медицинской службы (врача) эвакосортировочного отделения эвакогоспиталя № 1469. В конце 1943 года Хасанши­на Г. Х. по приказу Наркомздрава РФ была направлена в Дальневосточный регион в г. Биробиджан, где прорабо­тала врачом-ординатором инфекцион­ного отделения больницы до ноября 1944 года. Затем она работала вра­чом Смидовичинской врачебной ам­булатории поселка Смидовичи Еврей­ского автономного округа. С конца 1944 года по 1947 год Газифа Хасанов­на находилась с мужем на Южном Са­халине, где не работала по своей спе­циальности из-за отсутствия в этой местности гражданских медицинских учреждений. В 1947 году Хасаншина Г. Х. вернулась в Азнакаевский рай­он и вновь начала работать в Сапеев­ской больнице в качестве акушера-гинеколога больницы. В 1949 году врач Хасаншина Г. Х. прошла курсы в Ка­занском ГИДУВе по специализации «врач акушер-гинеколог» и затем, до выхода на заслуженный отдых, рабо­тала врачом акушером-гинекологом, заведующей родильным отделением и одновременно исполняла обязанности районного акушера-гинеколога.

Газифа Хасановна обладала боль­шим даром врача. Исполняя клят­ву Гиппократа, в послевоенные годы по бездорожью в любое время суток и в любую погоду выезжала в участко­вые больницы, фельдшерско-акушер­ские пункты для оказания экстренной акушерско-гинекологической помо­щи. Наряду с этим она вела большую работу по вопросам профилактики и предупреждения патологии беремен­ности и родов, активно занималась профилактической работой по преду­преждению гинекологических заболе­ваний, проводила пропагандистскую работу по ведению здорового образа жизни.

Хорошо зная свое дело, Газифа Ха­сановна охотно передавала свой бога­тый врачебный и жизненный опыт мо­лодым врачам-специалистам.

Несмотря на огромную нагрузку по основной должности, Хасаншина Г. Х. систематически работала над повы­шением своих знаний, неоднократно проходила курсы усовершенствования врачей при Казанском ГИДУВе, пере­нимала новые формы и методы враче­вания из медицинских источников.

Газифа Хасановна активно участво­вала и в общественной жизни района. Она избиралась депутатом Сапеевского сельского Совета и Азнакаевско­го районного Совета, выступала перед населением с лекциями, организовыва­ла школы будущих и молодых родите­лей, работала в тесном контакте с от­делом ЗАГС.

Газифа Хасановна награждена ме­далями «За доблестный труд в Вели­кой Отечественной войне 1941-1945 гг.», «40 лет Победы в Великой Отече­ственной войне 1941-1945 гг.», нагруд­ным знаком «Отличник здравоохране­ния», Почетной Грамотой Президиума Верховного Совета ТАССР. В 1966 го­ду ей было присвоено почетное звание «Заслуженный врач Татарской АССР».

За большой вклад в дело охраны детства и материнства не только в мас­штабах района, но и республики в це­лом, в 1969 году врачу Хасаншиной Газифе Хасановне было присвоено звание Героя Социалистического Тру­да с вручением ордена Ленина и меда­ли «Золотая Звезда».

Газифа Хасановна всю свою жизнь посвятила самой благородной профессии - охране здоровья людей. Ее отличали великое трудолюбие и большая скромность. Именно поэтому она пользовалась заслуженным авторитетом и уважением среди населения района. Хасаншина Г. Х. умерла в 1986 году, похоронена в г.Азнакаево. Увековечив ее память, на аллее Героев города Азнакаево установлен бюст, одна
из улиц города носит ее имя, у главного входа в лечебно-административный
корпус Азнакаевской ЦРБ, где раньше располагалось родильное отделение, установлена мемориальная доска в честь Хасаншиной Газифы Хасановны.




Хәсәншина Газифә Хәсән кызы

 


Хәсәншина Газифә Хәсән кызы 1915 елда Чистай районының Нарат Елга авылында дөньяга килә. Башлангыч мәктәпне, 1931 елда Чистай мәктәбенең 2 нче баскычын тәмамлаганнан соң, ул Казан медицина институтының педиатрия факультетына укырга керә. Медицина институтын 1935 елда уңышлы тәмамлап, табиб-педиатр дипломы ала һәм Татарстан Республикасына – Азнакай районына эшкә җибәрелә. Биредә Газифә Хәсән кызын Сәпәй сырхауханәсенең хатын-кызлар-балалар консультациясе мөдире итеп билгелиләр. Ул килгәнче район сырхауханәсендә нибары 2 табиб – В.В.Смирнов һәм Х.Ш. Шарапова була. Шушы 3 табиб районның яңа туган сабыеннан алып, өлкән яшьтәгечә халкына медицина хезмәте күрсәтәләр. Аларга урта медицина хезмәткәрләре – фельдшерлар, акушерлар, шәфкать туташлары зур ярдәм итә, әлбәттә, аларның да саны җиткелекле булмый.

Газифә Хәсәншина Сәпәй сырхауханәсендә 1936 елдан алып 1940 нчы елга кадәр эшли, аннары Чкалов шәһәренә күчеп китә, анда өлкә сырхауханәсенең инфекция бүлегендә табиб-ординатор булып эшли. 1941 елның июнендә, сугышның беренче көннәрендә үк, Кызыл Армия сафларына алынып, 1943 елның ахырына кадәр медицина хезмәте капитаны дәрәҗәсендә 1469 нчы эвакуация госпиталендә хезмәт итә. 1943 ел ахырында РФ Наркомздравы боерыгы белән аны Ерак Көнчыгышка – Биробиджан шәһәренә җибәрәләр. Анда 1944 елның ноябренә кадәр сырхауханәнең инфекция бүлегендә табиб-ординатор вазифасын башкара. Аннан соң Газифә Хәсән кызы Еврей автоном округының Смидовичи бистәсендә табиб амбулаториясендә эшләп ала.

1944 елдан 1947 елга кадәр ире белән Төньяк Сахалинда яшиләр. Биредә гражданнар өчен медицина учреждениесе булмаганлыктан, ул үз белгечлеге буенча эшли алмый.

1947 елда Азнакай районына әйләнеп кайта һәм кабаттан Сәпәй сырхауханәсендә акушер-гинеколог хезмәтенә алына.

1949 елда табиб Г. Хәсәншина Казанның ГИДУВында “табиб-акушер-гинеколог” белгечлеге буенча курслар үтә, аннары, лаеклы ялга чыкканчы, табиб-акушер-гинеколог булып, шушы хезмәтен дәвам иткән хәлдә, тудыра бүлеге мөдире булып эшли.

Газифә Хәсән кызына табиблык Ходайдан бирелгән талант була. Гиппократ антына тугры калып, ул сугыштан соңгы юлсызлыкта, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында һәм теләсә нинди һава шартларында участок сырхауханәләренә, фельдшер-акушерлык пунктларына йөреп ашыгыч акушер-гинеколог хезмәте күрсәтә. Төп эшеннән тыш, ул гинекологик авыруларга юл куймау максатында профилактик эшчәнлекне дә киң җәелдерә, көмәнлек чорында, бала тудырганда катлаулы хәлләр тумасын өчен максатчан чаралар алып бара, сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалый.

Үз эшен яхшы белгән табиб бай тәҗрибәсен яшьләр белән дә теләп уртаклаша.

Вазифасының бик җаваплы, тынгысыз булуына карамастан, ул үзбелемен күтәрү белән даими шөгыльләнә, берничә тапкырлар Казан ГИДУВында белгечлеген камилләштерү курслары үтә, медицина чыганакларыннан яңа эш алымнарын өйрәнә.

Газифә Хәсән кызы районның иҗтимагый тормышында да активлардан була. Ул берничә тапкырлар Азнакай район Советы һәм Сәпәй авыл Советы депутаты итеп сайлана, халык алдында лекцияләр ясый, яшь әти-әниләр өчен мәктәп оештыра, районның ЗАГС бүлеге белән тыгыз хезмәттәшлек итә.

Газифә Хәсән кызы “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы чорындагы фидакарь хезмәте өчен”, “Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 40 еллыгы” медальләре белән бүләкләнә. Хатын-кызлар, аналар һәм сабыйлар гомерләрен, сәламәтлеген саклауга бөтен җаны-тәне белән бирелеп хезмәт куйган шәфкать иясенә “Сәламәтлек саклау отличнигы”, 1966 елда ТАССРның Атказанган табибы исеме, өч елдан соң Ленин ордены һәм “Алтын Йолдыз” медале белән бергә Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. ТАССР Югары Советының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Газифә Хәсән кызы бөтен гомерен игелекле хезмәткә – халык сәламәтлеген саклауга багышлый. Ул хезмәт сөючән, бик тыйнак кеше була. Менә шундый булганы өчен дә аны райондашлар тирән хөрмәт итә.

Легендар шәхесебез 1986 елда бакыйлыкка күчте. Ул Азнакай шәһәренең татар зиратында җирләнгән. Аның якты истәлеген мәңгеләштереп шәһәрнең Геройлар аллеясында бюсты куелды. Шәһәр урамнарының берсенә аның исеме бирелде. Район үзәк сырхауханәсе каршысында Газифә Хәсәншина хөрмәтенә мемориаль такта урнаштырылды.